«Бакча тулы умарта…»

Бакча тулы умарта,
Үзе җәй саен арта.
— Ишәя ул, — ди бабам,-
— Синең бәхетең барга.
— Бабай, әллә чәчеңне
Умарталар агарта?
— Кайгырма син, — ди бабам,-
— Мин аннан ләззәт алам.
Хезмәт хакым — бал минем,
Менә шуңа шатланам.