«Килеп җитте июль…»

Килеп җитте июль.
Син әзрәк иел.
Болын тулы җиләк,
Җыеп алу кирәк.

Дару үләннәре
Нәкъ өлгергән вакыт.
Юкә балларының
Кара тәмен татып.

Сайрар кошлар да бит
Тынып калган никтер.
Уйлый кебек алар:
Июльгә моң читтер…

Табигатьнең әнә
Шашып торган чагы.
Бөтен гүзәллекнең
Ташып торган чагы.

Июль үтеп бара,
Җәй дә китеп бара.
Көзләр матур килсен,
Өмет итеп кара.