Кунарга килә икән

Көне буе әзерләнде:
Көчле җилләр истерде.
Ялгыз йөргән болытларны,
Җыеп, безгә китерде.

Бабайның да буыннарын
Сызлаттырып бетерде.
Бу яңгыр бик көйле булды:
Көттерде дә көттерде.

Бабам һаман өметләнә,
Гаҗәпләнәм шуңарга.
— Болай булгач, бу яңгыр, — ди,
— Килә икән кунарга…