«Офыклар алланган…»

Офыклар алланган,
Үләндә — көмеш чык.
Гүзәллек югала,
Йоклама, торып чык.

Сандугач та түгә
Сихри моңнарын.
Син аны үзең дә
Йотылып тыңларсың

Табигать тә әнә
Йокыдан уяна.
Яңа көн ярала
Бүген бар дөньяга.