Рәхмәт алабыз

Сезнең авылда ничектер,
Ә бездә шәп буа бар.
Авылдашлар каз – үрдәкне
Шунда гына куалар.

Ә безне куып тормыйлар –
Туры шунда чабабыз.
Су буенда кызынабыз,
Коенып та алабыз.

Балык тотабыз, йөзәбез
Төялешеп салларга.
Кыр үрдәкләре качалар…
Без тимибез аларга.

Кыр казларын да күргән бар,
Алар да куркышалар.
“Кызыл китап”ка кергәнне
Белмиләрдер шул алар.

Казлар белән, тезелешеп,
Өйгә кайтабыз кичен.
Әле рәхмәт тә алабыз
Бәбкә саклаган өчен.