«Әти печән чапкан чакта…»

Әти печән чапкан чакта
Төрле хәлләр булгалый.
Йә кигәвен сырып ала,
Йә черкиләре талый.

Бертуктаусыз тире ага,
Сөлгесе муенында.
Мин – чәчәкләр арасында,
Җиләк кенә уемда.

Кояш баер чак җиткәндә,
Икебез дә арыйбыз.
Ул печәнгә, мин җиләккә
Сокланышып карыйбыз.

Печән өсте шулай инде,
Арытса да сые бар.
Өйдә безне көтеп торган
Сөтлебикә — сыер бар