«Өлкәннәр аптырап тормый…»

Өлкәннәр аптырап тормый,
Безне кызык иттеләр.
Кечкенә инешебезне
Будылар да киттеләр.

Инеш мескен, агалмагач,
Җәелде уңга, сулга.
Тора – бара әверелде
Диңгездәй олы суга.

Диңгез дип, безнең өчен ул
Океанга тиңләште.
Күрше авыл малайлары
Менә бездән көнләште…

Алар белән җәй буена
Күпме сулар керелде.
Таныш — белеш кыз – малайлар
Чын дуска әверелде.