«Авылга кайттым да…»

Авылга кайттым да
“Аждаһа” очырдым.
Вак – төяк малайның
Котларын очырдым.

Очып та куйды соң
Койрыкларын болгап.
Болытларга кадәр
Омтылды ул дулап.

“Аждаһа” бервакыт
Туктады очудан.
Түбәнгә юнәлде
Җил тынган ачудан.

0