«Аяз төндә күк йөзендә…»

Аяз төндә күк йөзендә
Йолдызлар җемелдәшә.
Әйтерсең лә үз телендә
Алар безгә эндәшә.

Юк, ышанмыйм, ә шулай да
Йолдызларның сере бар.
Чөнки күктә бит аларның
Меңәрләгән төре бар.

Кайсылары хәрәкәттә:
Я кабына, я сүнә.
Сәлам җибәрәсем килә
Аларның һәрберсенә.

Аяз төндә күк йөзенә
Карыйм да уйга калам.
Нинди матур һәм сихри,
Мавыктыргыч бу галәм.

0