Беренче сентябрь

Беренче сентябрь — безгә
Бәйрәмнең дә бәйрәме.
Һәрберебезнең кулында
Күпме чәчәк бәйләме…

Укытучы апалар да
Елмаеп – көлеп тора.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый –
Алар да белеп тора.

Бәйрәм булгач бәйрәм инде,
“2” ле дә куймыйлар.
Хәтта өй эшен бирергә,
Орышырга кыймыйлар.

Шаярабыз рәхәтләнеп,
Сөйләшеп туялмыйбыз.
Кызык хәлләр искә төшә-
Авызны җыялмыйбыз.

Беренче сентябрь бүген,
Мәктәп гөр килеп тора.
Һәрберебезнең йөзеннән
Шатлык бөркелеп тора.

0