Иң кызу көн

— Кояш кайчан нык кыздыра?
— Җәен инде, челләдә.
— Җәен түгел, сентябрьдә,
Без укыган бүлмәдә.

Әбиләр чуагы җитсә
Утырып булмый бер дә.
Шулай булгач,
Иң кызу көн –
Билгеле, сентябрьдә!..

0