Нинди шатлык

Нинди шатлык! Көн чалт аяз.
Балыкка барачакбыз…
Рәхәтләнеп су коенып
Кызынып калачакбыз.

Нинди шатлык!
Яңгыр ява.
Болыт чыккан кай ара.
Яңгыр мине яшелчәгә
Су сибүдән коткара.

Нинди шатлык!…Кич тә җитте.
Барыбыз да табында.
Кабатланып торсын иде
Бу шатлыклар тагын да.

0