Сабантуй

Кыңгыраулы һәм гармунлы
Атлар килә урамнан.
Дугаларга моңнар булып,
Чиккән сөлге уралган.

Әй Сабантуй, Сабантуй,
Бабамнардан калган туй.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Бәхет, шатлык салган туй.
Әй Сабантуй, Сабантуй.

Сабантуйга мәйдан кирәк,
Ә мәйданга – Сабантуй.
Яңгырасын күңелләрдә
Һаман бәйрәм, һаман туй.

0