Сәлам яздым Иделгә

Көймә ясап куйгач кына,
Гөрләвекләр киптеләр.
Әллә суы җиргә сеңде,
Әллә кая киттеләр.

Язмыни бу, суларында
Бер батып та кермәгәч.
Рәхәтләнеп, гөрләвектә
Көймә дә йөздермәгәч.

Көймәләрне әрәм итмим,
Ык суына саламын.
Идел елгасына кадәр
Барыр, бәлки, сәламем.

0