Уен кораллары турында

***
Курай – кулга ияләшкән тургай.

***
Гармун – эче тулы зар – моң.

***
Кубыз — әйтерсең лә холкыбыз.

***
Скрипкә — үз күрик лә.

***
Барабан – бәрә бом!

***
Мондалин – кылларыңда моңланыйм.

***
Саз – тавышында наз.

***
Сорнай – тавышы көр, бай.

***
Балалайка – кылларына бәргәләйкә.

***
Думбра – колакларны тондыра.

***
Гитара – син дә бер чиертеп кара.

0