Чаңгыда кызык икән

Кыш җиттеме, әти белән
Без чаңгыда шуабыз.
Трамплиннан сикерәбез,
Шатланабыз шуңа без.

Ә җәй җитсә, әти тагын
Чаңгысын, мине алып,
Иделгә йөзәргә китә,
Мин утырам таң калып.

Көймәләргә тагыла да
Йөзеп йөри чаңгыда.
Әтиемә сокланамын:
Курыкмый бер тамчы да.

Кызык икән, чаңгыларны
Яратсаң чын күңелдән:
Шуасың да, очасың да,
Йөзәсең дә Иделдә.

-28