Язын җил ник котыра?

Яз җиттеме, җил котыра,
Каян гайрәт ала ул?
Дөньяларны дер селкетеп,
Чын куркуга сала ул.

Телевизор да күрсәтми,
Өйләрдә утлар сүнә.
Чыпчыклар нидер серләшеп
Сыена бер – берсенә.

Беләсезме, язын нигә
Җилләр ярсу икәнен?
Җил хәйләкәр. Көтеп ятмый
Кышның үзе киткәнен.

-Җитте, — ди ул.- Озак яттың.
Язга да урын бир, — ди.
— Капчыгыңны ас та, әнә,
Төньягыңа йөгер, — ди. 

0