Юбилей котлавы

Хөрмәтле Мөҗәһит Заһит улы!
Чын шагыйрь гомере дәвамында Балачак илендә кала, дигән гыйбарә бар. Балалар шагыйренә бу гыйбарә аерата тәңгәл килә. Сез дә Балачак иленнән безнең бу фани, гөнаһлы дөньяга җибәрелгән вәкаләтле вәкилләрең берсе. Укучы Сезне үз итте , яратты. Шушы мәхәббәт шагыйрь өчен иң зур мәртәбә. Сезнең самими, ихлас шигырьләрегез балаларның, үсмерләрнең күңелен яулады. Сезнең әлеге иҗат җимешләрегез алар белән киләчәкккә барыр. Шуңа да Сезне без киләчәк шагыйре дип риясыз әйтә алабыз.
Балалар ялганны, ясалмалылыкны бик тиз сизеп ала. Сез гомер буе балалар укытасыз, алар даирәсендә яшисез, сабый күзләре белән дөньяга карыйсыз. Укучы үзен тиң күреп, алар телендә кыланмыйча сөйләшкәндә, язганда гына язучыга ышана. Бу җәһәттән Сез бәхетле – Сез бервакытта да үз – үзегезгә, үз иманыгызга хыянәт итмәдегез.
Төрле әдәби очрашуларда катнашып, әдәбиятыбызны, андагы асыл әсәрләрне халыкка җитерү эшендәге тырышлыгыгыз өчен дә без Сезгә тирән ихтирам саклыйбыз.
Гомер бәйрәмегез котлы булсын! Ходай Сезне киләчәктә дә саулык – сәламәтлектән аермасын!
Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.М.Ибраһимов.