«8 нче Март көнендә…»

8 нче Март көнендә
Тамчылар торды тамып.
Чөнки кояш нурын койды
Әниләргә сокланып.

Әниләрнең йөзеннән дә
Җылы нурлар бөркелде.
Җиребезгә, җиң сызганып,
Якты, матур яз килде.

0