Саумы, сауна!

Саумы, сауна!
Сәлам сиңа
Авылдан.
Авылның бер гап – гади
Кап – кара мунчасыннан.
Карап торам әле сиңа:
Бассейн да
Сыенган.
Сәлам буа суыннан!
Мин дә сәлам тапшырырмын
Саунадан,
Бассейннан.
Сау бул, сауна!
Сау бул, сауна!
Сау бул инде,
Бассейн!
Шифалы булды суың.
Мин киткәнгә
Кайгырма син,
Бары сөен,
Бассейн!
Минем дә бар
Үз өем.