Тизәйткеч

Ахмак
Әхмәт
Шакмак
Тапкан.
Шакмакны ул
Утка
Аткан.
Һәм шакмакка
Ут та
Капкан.
Әхмәт
Шуңа
Шаклар
Каткан.
Ап – ак
Шакмак
Янган
Шартлап.
Менә сиңа
Ахмак
Әхмәт.
Ә ул утны
Сүндергәннәр
Көчкә таптап
Һәм өстенә
Юрган каплап.

0