Башваткычлар

1.      Кайсы санның үзен үзенә кушканнан соң һәм үз үзенә тапкырлаганнан соң, бер үк төрле сан чыга?

2.      Теләсә нинди санны кайсы санга тапкырласаң, тапкырланучы сан үзе килеп чыга?

3.      Бер алманы бишкә бүлгәннән соң нәрсә килеп чыга?

4.      Кайсы санны икегә бүлсәң, мәктәптә алына торган иң яхшы билге килеп чыга?

5.      Саннарны нәрсәгә тапкырласаң бернәрсә дә чыкмый?

6.      Кешегә чокыр казысаң нишлисең?

7.      Бер – берсенә бик тә охшаган кешеләрне кемнәр дип атыйлар?

8.      Ничә тапкыр үлчәгәннән соң гына кисәргә ярый?

9.      Уймак кайчан чыга?

10.  Нинди кеше гаепле?

11.  Тырышкан кеше хәтта нәрсә дә эшли ала?

12.  Нинди санны 4 кә тапкырласаң 100 килеп чыга?

13.  100 чыксын өчен 10 ны нишләтергә кирәк?

14.  Сәгатьнең кечкенә угы тәүлегенә ничә тапкыр бер үк урында була? Ә озын угы?

15.  Кояш чыгуны икенче төрле нәрсә диләр?

16.  Ямьсез кеше кайчан матур була?

17.  Тырнак кызартып йөрү нинди кешеләр эше?

18.  Бабаңның бабалары ничәү? Алар кемнәр?

19.  Бабаңның әбиләре ничәү? Алар кемнәр?

20.  Сыерны яшь чагында нинди исемнәр белән атап йөрткәннәр?

21.  Атны яшь чагында нинди исемнәр белән атап йөрткәннәр?

22.  “Яшел” сүзендә ничә хәреф һәм ничә аваз бар?

23.  “Саңгырау” кешене икенче төрле ничек диләр?

24.  Юмартның киресе ничек була?

25.  “Кулъяулык” сүзендә ни өчен калынлык билгесе языла?

26.  Өегездә ничә тәрәзә бар?

27.  Әниеңнең ничә әнисе бар?

28.  Күкеләр кайчан кычкырудан туктый?

29.  Сөттән нинди ризыклар ясап була?

30.  Этне икенче төрле”М” хәрефе белән ничек атап йөртәләр?Язып күрсәт.

31.  Өйдәге температура белән тыштагы температура кайчан тигезләшә?

32.  Яткан килеш ни өчен укырга ярамый?

33.  Юкә агачын икенче төрле ничек атыйлар?

34.  Әби, бабай, песи, тычкан нәрсә тартканнар?

35.  Көзгегә карап, кеше нинди сурәтен күрә?

36.  Баканың ничә койрыгы бар?

37.  Бал корты чагамы, тешлиме?

38.  Иң якын җиңгәләрең кемнәр?

39.  Ленин бабай кем ул?

40.  Безнең районның гербында нәрсә ясалган?

41.  Районның җитәкчесе кем?

42.  Ялганчы сүзен икенче төрле ничек әйтәләр?

43.  Аксак сүзен икенче төрле ничек әйтәләр?

44.  Тәмәке белән аракыны икенче төрле нәрсә диләр?

45.  “Пожалуйста” сүзе татарча ничекләр дип әйтелә?

46.  Печән өемен икенче төрле нинди сүзләр белән әйтәләр?

47.  “Аю” сүзе төшем килешендә ничек була?

48.  Һәр эшне ниниди сүз белән башлыйлар?

49.  Кем ул җизни?

50.  Кем ул җиңгәчәй?

51.  “Бармыйчакмын” сүзен дөрес итеп әйт.

52.  Атка арба тагу һәм атны арбадан аеруны ничек дип йөртәләр?

53.  Ат өстендәге кеше.

54.  Ат өстендәге кешенең астындагы утыру җайланмасы.

55.  Кошларны куркыту өчен иске киемнәр кидереп куелган әйбер.

56.  Ярты таякны икегә бүлсәң нәрсә барлыкка килә?

57.  Өч лампочка янып тора иде, шуның берсе сүнде. Ничә лампочка калды?

58.  Кеше кайчан оча?

59.  Йөзеп йөргән каз судан чыккач, иң беренче нәрсә эшли?

60.  Бер кыз көянтә белән судан кайтып килә иде. Ул туктады да бер чиләк суга икенче чиләктәге суын салып бетерде. Кызның ничә чиләк суы булды?

61.  Тигәнәкне кайсы мал яратып ашый?

62.  Җидегән…

63.  Сандугач сайрый

64.  Сыер…

65.  Тавык…

66.  Каз…

67.  Ат…

68.  Сарык…

69.  Черки…

70.  Песи…

71.  Бака…

72.  Яшен…

73.  Күк…

74.  Бүре…

75.  Эт…

76.  Балык…

77.  Тырманың ничә теше була?

78. Бик арыган кеше нәрсәне өзәлми?

79. Хатыныңның сеңлесенең җизнәсе кем ул?

80. Кешенең башы кайчан ката?

 

0