«Кояшкай” балалар бакчасында үткән ачык дәрес өчен

97692Кояш кебек нурлы ул,

Кояш кебек җылы ул.

Дистәләгән кызлы ул,

Дистәләгән уллы ул.

Үзе җырлы, моңлы ул.

Әйтче, нинди урын ул?

(“Кояшкай” балалар бакчасы)

 

Мөслимебез көн дә үсә,

Көн саен матурлана.

Гөлбакчага әйләнә ул,

Сокланып карыйм аңа.

 

Шәһәрләрең читтә торсын,

Мөслимбезе бар чакта.

Әтиләр дә, бабайлар да

Шулай диләр кайчакта.

 

Мөслимемне бер илгә дә

Алыштырмаячакмын.

Хәтта америкага да

Барып тормаячакмын.

 

Туган телем – татар теле,

Туган җирем – Мөслимем.

Мөслимемнән аерылсам,

Ятим бала төсле мин.

 

“Батырлар шәһәрчеге” нә

Керсәң чыга алмыйсың.

Дөньяның иң гүзәл җире

Шулдыр диеп аңлыйсың.

 

Стадион гөрләп тора

Ярыш арты ярыштан.

Без дә абый – апалардан

Калмабыз бер карыш та.

 

Хоккей да уйный беләбез,

Футболын да тибәбез.

Әле шушы бүлмәдә дә

Ярышып ду киләбез.

 

Җәен Ыкта су керәбез,

Ә кышын – бассейнда.

Гөрләшеп яшәп ятабыз

Мөслимдә су буенда.

 

Авылымда өч мәктәп бар,

Кайсына барыйм икән?

Берьюлы өчесендә дә

Укырга ярый микән?

 

Рәхмәт абый – апаларга,

Бертуктамый төзиләр.

Безгә ошасын диептер,

Матур итеп бизиләр.

 

Мең рәхмәт әйтәсе килә

Җитәкче абыйларга.

Ниләр генә төземиләр

Бит алар сабыйларга.

 

Киләчәктә юлда йөрү

Булмаячак куркыныч.

Тротуарлар төзелеп ята,

Ул яктан да бул тыныч.

 

Үзебезнең радио

“Яңа гасыр” дан ким түгел.

Мөслим телевидениесенә

Бер канал да тиң түгел.

 

Тиздән сәнгать мәктәбе дә

Ишекләрен ачачак.

Мөслимебездәге сәнгать

Әле чәчәк атачак.

 

Куанычым эчкә сыймый,

Карап торам – торам да:

Безнең бакча чәчәкләре

Күчеп бара урамга.

 

Урамдагы чәчкәләрне

Сабыйлар да таныйлар.

Сыер – кәҗә тәрбияле:

Чәчәкләр таптамыйлар.

 

Чәчәккә чумган урамнан

Йөрисе килеп тора.

Абыйлар төзегән йортлар

Еламеп – көлеп тора.

 

Күптер, бәлки андый күпер,

Ә ул бездә бер генә.

Ык ярларын тоташтыра

Мөслим күпере генә.

 

Дөньяда иң шәп апалар

Бары безнең бакчада.

Безне калдырып китмиләр,

Кызыкмыйлар акчага.

 

Кыйблалардан искән таң җиленә

Азан тавышлары кушыла.

Шушы җирдә  безнең тамырыбыз,

Киләчәгебез дә шушында.

2005 ел.

0