“Кыек көзге каршында” исемле республика КВН ына:

Сәлам, Минзәлә, Азнакай,

Сәлам сезгә, Актаныш!

Актанышлар булган җирдә

Булмый калмас мактаныш.

 

Сәлам барлык егетләрдән,

Сәлам барлык кызлардан.

Сәлам Мөслим җирендәге,

Күктәге йолдызлардан.

 

Көзгеләргә үпкәләмик,

Күрсәтсеннәр дөресен.

Бүген иң лаек команда

Җиңәр әле, күрерсең.

 

Кышын салкын котып бездә,

Җәен эссе чүл кебек.

Күршеләребез котыпта

Чәчәк аткан гөл кебек.

 

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Кунакка килеп, хуҗаны

Егып салырсыз микән?

 

Барасызмы Минзәләгә,

Мин барам Минзәләгә.

Шул җиңүне күрер өчен,

Йөрәгем өзгәләнә.

 

Азнакайның “Апельсин”ы

Таптый Казан юлларын.

Безнең исәпкә баета

Азнакай үз улларын.

 

Автобуслар туктап беткәч,

Инде ничек йөрерсең?

Көзгеләргә үпкәләмик:

Күрсәтә ул киресен.

 

Олимпиадалар үтте,

Ниләр күрдек чынлыкта?

Рәсәй тиңелте илебез

Кералмады “Унлыкка”.

 

“Кризис” та “Кризис” дип,

Сөйләүләр бер бетәрме?

Әллә тагын күз күрмәгән

Кызык хәлләр көтәме?

 

Кризисның койрыгы

Тияр икән кемнәргә?

Көн – таң атса, бәя арта,

Калдык шушы көннәргә.

 

Рәхмәт яусын хөкүмәткә:

Ипотека бирделәр.

Елга ике бала тап та

Йорт төзеп кер, диделәр.

 

Чәчләреңне тарак белән

Майлап тарасаң иде.

Ипотека акчаларын

Тотып карасаң иде.

 

Ипотека акчасына

Фатир төзеп бирделәр.

“Бурычыңны гомер буе

Түлә инде”, — диделәр.

 

Төштә күрдем: игенкәйләр

Күкрәп уңган икән.

Ипотека бурычына

Батарга булган икән.

 

Коммунистлар килделәр дә

Динебездән бизделәр.

Дин әйләнеп кайткан иде,

Колач салып йөзделәр.

 

Түрәләрнең кайберләре

Намаз укып яталар.

Халык акчаларын җыеп,

Хаҗи булып кайталар.

 

Мәчетләргә күчеп бара

Өлкән буын мирасы:

Табыштыру, таныштыру,

Кавыштыру бюросы.

 

Егетләргә кызлар җитми,

Кызларга егет кирәк.

Мич алдындагы күмердәй

Яталар алар көйрәп.

 

Егетләр кызларны түгел,

Хәмер сөеп алдана.

Яшь йөрәкләр ялгыз тибә —

Менә шундый замана.

 

Күршеләребезгә рәхмәт,

Эреләнеп тормыйлар:

Мөслимебез радиосын

Көне – төне тыңлыйлар.

 

Басу – кырлар, урман – күлләр

Күчеп бара байларга.

Ык елгасын кем аласын

Вакыт инде уйларга.

 

Заводлар күптән эшләми,

Фермаларны кар баскан.

Бездә генә түгел ул хәл,

Бөтен илдә шул, баксаң.

 

Электрга да, газга да

Артып тора бәяләр.

Киләчәк буыннар гына

Моны ничек бәяләр.

 

Өйләнешүчеләр сирәк,

Аерылышу күбрәк.

Гомер озынлыгы арта –

Вәйт ансы күңеллерәк.

 

Хәзер баланы тапмыйлар,

Алып кына кайталар.

Шул балалар акчасына

Бурыч каплап яталар.

 

Бурычлылар бала ала

Бурычын түләргә дип.

Азмы – күпме бөтәергә —

Тормышын көйләргә дип.

 

Син дә җырчы, мин дә җырчы,

Ә кайсыбыз кул чаба?

Сәхнәдәге тавышыбыз

Барыбызның бер чама.

 

Метрәйдә казлар үсә

Симез булып, ак булып.

Күңелебез иркен безнең:

Килегез кунак булып.

 

“Агромастер” техникасы

Китә ерак илләргә.

Бездән сәлам тапшырыгыз

Уңдырышсыз җирләргә.


Мөслим юллары калган, ди,

Минзәлә кулларына.

Асфальтланып бетсә иде

Авылым юллары да.


Чәчкәйләрең дулкын – дулкын,

Кашыңнан күзең кара.

Мөслимебездә шундый хәл:

Сыерлар бетеп бара.

 

0