“Миләшкәй” балалар бакчасында үткән чарага

Бакчабызның тирә — ягы

Күмелә көзен миләшкә.

Әйтегезче, кайсы бакча

Безнең белән тиңләшә?

 

Матур да ул, җылы да ул,

Һәм якты да бакчабыз.

Ә без анда уйнап – көлеп,

Җырлап күңел ачабыз.

 

Апалар безне ярата,

Ә без исә — аларны.

Безнең бакчада шәп итеп

Карыйлар балаларны.

 

“Миләшкәй”нең  миләшләре

Кызарып пешәр әле.

Бакчада үткән балачак

Исләргә төшәр әле.

 

0