2008 нче елның 1 нче сентябре уңаеннан Иске Вәрәш авылы балалары котлавы

Басмалар да салдырды ул,

Клубны да яңартты.

Флүр (Баһаутдинов) абый аркасында

Авылым чәчәк атты.

 

Рәхмәт Сезгә, Флүр абый,

Барсы – барсы өчен дә.

Ниләр генә кылмадыгыз

Шушы бер ел эчендә.

 

Фиргать (Галимов) абыйга да рәхмәт,

Сорамый акчасын да,

Комнар кайтарып тутырды

Балалар бакчасына.

 

Айрат абый Шәмсетдинов

Молодец кеше икән.

Иң шәп төзүче булганга,

Мактаудан төшми икән.

 

Ришат абый Хәбиповны

Юктыр белмәгән кеше.

Авылымны яңартуда

Аның да күп өлеше.

0