Ветеран укытучы һәм язучы Роза Хәбибуллинаның 75 еллык юбилее уңаеннан

Туган ягын яратканга,

Туган якта калган ул.

Егетнең дә иң кәттәсен,

Шәбен сайлап алган ул.

Гомер буе мактаганнар,

Дәрәҗәле булган ул.

Гел игелек кенә кылган,

Кыскасы, бик уңган ул.

 

Урыс теле укыттым дип,

Татарчасын сатмаган.

Туган телен ядкарь итеп,

Йөрәгендә саклаган.

 

Ул тел кинәт сандугачтай

Сайрарга тотынган, ди.

Моңнар булып “Миләш елы”,

“Калморза” лар туган, ди.

 

Яшьлегенең серләре дә

Сер булудан туктаган.

Күңеле чиста булганга,

Сер яшереп тотмаган.

 

Роза ханым, ул телегез,

Сайраудан һич тынмасын.

Кәеф кенә кырылмасын,

Канат кына сынмасын.

 

Янда яшьлек мәхәббәте,

Җимешләре барында

Яшәгез Сез иҗат белән

Җир җимертеп тагын да.

 

Киләсе еллар куаныч,

Бәхет, шатлык китерсен.

Гаиләгезне Роза гөле —

Гөлчәчәк күк иттерсен.