Компьютер техникасын белү буенча лаеклы ялдагы педагоглар арасында үткәрелгән конкурсантларны тәбрикләү өчен

Дөнья бит ул куласа,

Әйләнә дә бер баса.

Компьютердан имтиханнар

Биреп карыйк булмаса.

 

 Компьютерның “К” хәрефен

Белмәгәннәр юк монда.

Кыюлык ул – ярты бәхет,

Тик баскалагыз шунда…

 

Җиңәргә дип килгәнсездер

Безгә, рәхим итегез.

Шундый конкурс та барын

Әйдә, белеп китегез.

 

Акча санасы да юк,

Коверт аласы да юк.

Хәбәрләр җибәрү өчен,

Ерак барасы да юк.

 

Беркөн әби кызып китте:

Компьютерга утырып,

Интернеттан хат җибәрде

Бер папкага тутырып.

 

Компьютерга утырдыммы:

“Уен уйныйсың” — , диләр.

Мин бит анда дәрес карыйм,

Ник шуны да белмиләр?

 

Заманалар берөзлексез

Гел үзгәрә дә тора.

Әбиләр я компьютерда,

Я намазда утыра.

 

Порталларга керегез,

Саидларны ачыгыз.

Шәрә кызлар килеп чыкса,

Тизрәк чыгып качыгыз.

0