Мөслим мәктәбендә гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Әнисә апаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан

Әнисә апа, Әдип абый,

Бәхетле пар булдыгыз.

Кешеләргә гомер буе

Гел игелек кылдыгыз

Һәм дуслардан уңдыгыз.

 

Сизеп торам, бүген Сезгә

Тулган дуслар, туганнар.

Үзегездәй эчкерсезләр,

Үзегездәй уңганнар.

 

Сәламәтлек бирсен Ходай,

Яшәгез Сез туйганчы.

Дуслар белән аралашып,

Күңелегез булганчы.

 

Юлбарыс елы һәркемгә

Бәхет, шатлык китерсен.

Хуҗаларны, кунакларны

Сау – сәламәт иттерсен.

 

Юлбарыс елын  тагын да

Күрергә язсын иде.

Ап — ак карлар кебек бәхет

Сезгә дип яусын иде.

0