Мөслим урта мәктәбен ачу тантанасына укучылар котлавы (16нчы ноябрь, 2013нче ел)

Исәнмесез, безнең газиз әти – әниләр,мөгаллимнәр һәм килгән кунаклар!

 

Шатлыгыбызның чиге юк,

Күрәсез үзегез дә.

Бүген без шундый бәхетле, DSC05649 (NXPowerLite)

Елмаю йөзебездә. 

 

Быелгы уку елына

Яңа мәктәп – зур бүләк.

Бу бүләкне җәй буена

Барыбыз торды теләп.

 

Теләгебез кабул булды:

Яңа мәктәпле без дә!

Эчләрен мактап тормыйбыз- DSC05652 (NXPowerLite)

Күрерсез үзегез дә.

 

Яңасын яңа булса да,

Безнең мәктәп борынгы.

Районда тотадыр ул

Иң беренче урынны.

 

Мәктәбебез — данлы мәктәп,

Ул һәркемгә горурлык.

Бүгеннән үк гимназия

Яки лицей булырлык.

 

Миллионер мәктәп бит ул,

Күп яклардан сыналган.

Төрле смотр – ярышларда

Беренчелекне алган.DSC05659 (NXPowerLite)

 

Анда кемнәр укытамы?

Алар бездә җитәрлек!

Белем буенча күпләрнең

Ис – акылы китәрлек.

 

Безнең һәрбер укытучы:

Абыйлар һәм апалар

Конкурсларда катнашып,

Күп грантлар оталар…

 

Чит илләргә кадәр барып,

Тәҗрибә тараталар.

Чөнки алар мәктәпне дә,

Безне дә яраталар.

 

Без дә укытучылардан

Теләмибез калырга.

Тырышабыз ярышларда

Күп бүләкләр алырга.

 

Дустыбыз Ленар Җәлилев

Китте спорт юлыннан:

Олимпия мәктәбендә

Укыячак быелдан!

 

Ике катлы таш мәктәптә

Кемнәр белем алмаган,

Кемнәр генә укытмаган,

Кемнең эзе калмаган…

 

Язучылар Роза, Марсель,

Флүс, Флүр абыйлар…

Галимнәр һәм спортчылар…флүс

Санасаң,  күп андыйлар.

 

Хәтта җырчы Зифа апа

Монда белем алган, ди.

Шуңа “Мөслим сандугачы”DSC02553DSC02988 (NXPowerLite)

Булып мәңге калган, ди.

 

Герой – шагыйрь Муса Җәлил

Безнең мәктәптә кунган.

Хәсән Туфан, Илдар ЮзиDSC05524 (NXPowerLite)

Шигъри кичә уздырган…

 

Роберт абый Миңнуллин да

Еш кунак булган, диләр.Рисунок10

Безгә дигән шигырьләрен

Бик күп укыган, диләр.

 

Ике мәгариф министрын

Безнең мәктәп биргән бит.

Рамил абый Муллин даDSC05662 (NXPowerLite)DSC05682 (NXPowerLite)

Монда укып йөргән бит.

 

Күпме хезмәт батырлары

Тәрбия алган монда.

Алар бүген заводларда

Һәм иген кырларында.

 

Рәхмәт яусын безнең хәлне

Аңлаган һәр кешегә.

Министрга, җитәкчегә

Һәм барлык төзүчегә.

 

Бу бүләккә без тырышып

Укып җавап бирербез.

Бөтен матур эшләрдә дә

Алгы сафта йөрербез.

 

 

1 укучы. Белем көне белән сезне!

 

2 укучы. Белем бәйрәме белән!

 

3 укучы.Яңа мәктәптә яңа уңышларга ирешергә язсын!

 

4 укучы. Хәерле сәгатьтә!

                                  

-1