Районда Укытучы елын ачу тантанасына укучылар котлавы

IMG_2540Хәерле ел, укытучым!

Хәерле көннәр сезгә!

Укытучы елы инде

Аяк атлады безгә.

 

— Быел нинди ел соң? – диеп

Сорап тормам бу юлы.

Быел бит Юлбарыс елы,

Быел Укытучы елы.

 

Илбашы дәрес башлады

Кыңгырау тотып кулга.

Укытучыларыбызга

Бәхет яусын бу елда.

 

Әтием дә, әнием дә

Мәктәптә укыганнар.

Укытучы аркасында

Тәрбияле булганнар,

Шуңа да бик уңганнар.

 

— Укытучы елыннан

Укучы ни күрәчәк?

— Укытучы белемне

Тирәнрәк бирәчәк.

 

— Ә безгә файда булырмы

Укытучы елыннан?

— Бәлки күпләр китәр әле

Укытучы юлыннан.

 

— Быел укытучыларга

Теләкләрең ниндирәк?

— Аларга билгеле инде,

Син кирәк тә, мин кирәк.

 

Бу елда укытучылар

Күбрәк ял итсен иде.

Кыш көнендә чит илләргә,

Курортка китсен иде.

 

Безнең турыда борчылмый

Дәвалансыннар иде.

Документ тутырмый гына

Грант  алсыннар иде.

 

Мәктәпләргә чират торып,

Ир – атлар килсен иде.

Аларга мохтаҗлык барын

Хөкүмәт белсен иде.

 

Бу елда имтиханнар да

Җиңелрәк булсын иде.

Укучылар бөтен вузга

Шыгрым тулсын иде.

 

Быел һәрбер укучыга

Медаль таксыннар иде.

“Ул аңа лаек булды” дип

Җаен тапсыннар иде.

 

Бу елда укытучылар

Өйгә килмәсен иде.

Әти — әнине, үзләрен

Борчып йөрмәсен иде.

 

Укытучыга һәйкәлне

Кояр идем алтыннан.

Гөлчәчәккә  күмәр идем,

Тормас идем хакыннан.

 

Укытучы дигән исемне

Лаек йөртсәгез иде.

Хыялның чынга ашуын

Быел күрсәгез иде.

 

Кәгазь боткасын имеш тә

Юк итәләр, аталар.

Ә безнең абый – апалар

Шул боткага баталар.

 

ЕГЭ бирә укучылар,

ЕГЭ бирә апалар.

Белем күтәрәбез диеп,

Ниләр уйлап яталар…


Тавык чүпләсә дә бетми

Укытучының эше.

Ичмасам быел хәленә

Керерме берәр кеше?

 

— Мөслимдә план беткән, — ди…

— Кем әйтә? Бу зур хата!

Төне буе план төзеп

Утыра безнең апа.

 

— Кайбер укытучыларның

Ял итәргә юк уе.

— Беләсеңме, безнең абый

Көтү көтте җәй буе.

 

— “Бәкер” ише санаторий

Кемнәргә була икән?

— Укытучылардан башка

Кешеләр тула икән.

 

0