СССР ның мәгариф отличнигы Фаил абый белән хөрмәтле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния апаның Алтын туйлары уңаеннан

Пар күгәрченнәр идегез,

Тигез гомер иттегез.

Гомер җебен сүтә — сүтә,

Алтын туйга җиттегез.

 

Алтын булды эшәрегез,

Алтын булды сүзегез.

Көмеш булса да чәчегез,

Алтын кебек үзегез.

 

Балалар да, оныклар да

Биргесез алтыннарга.

Алтын багана булдыгыз,

Туганга, якыннарга.

 

Зар – моңнарны, кайгыларны

Бүген читкә куегыз.

Шатлыкка гына күмелеп

Торсын Алтын туегыз.

 

Гадел юлдан атладыгыз,

Изге булды уегыз.

Алтын булмый нинди булсын

Сезнең Алтын туегыз.

 

Алтындыр Сезнең Әни дә,

Алтыннан яралгандыр.

Алтын туйларын күрим дип,

Ходайдан ялваргандыр.

 

Алтын туйдагы теләкләр

Тормышка ашсын иде.

Бер – берегезгә мәхәббәт

Елдан – ел артсын иде.

 

Чәчләр агарса агарсын,

Көл төсенә керсеннәр.

Балаларыгыз, оныклар

Бәхет гизеп йөрсеннәр.

 

Юк – бар сәбәп тапкан булып,

Мәҗлесләргә җыегыз.

Бәхетле гомер китерсен

Бүген Алтын туегыз.

0