Техник фәннәр докторы, академик Тимерхат Габдуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан

Хикмәт яшьтә түгел лә ул,

Хикмәт ул – булдыруда.

Беренче хатының белән

Матур тормыш коруда.

 

Хәйләкәр булган юбиляр:

Ташлаган да ишләрен.

Хәләл җефет итеп алган

Ленинград мишәрен.

 

Рәйсә апа бу егеткә:

-Гади түгелсең, — дигән.

-Башың барда ашыгып кал,

Фәнгә бөгел син, — дигән.

 

Шулай итеп, Хат Габдуллыч

Кереп киткән тирәнгә.

Ходай берни кызганмаган:

Гел биргән бер биргәнгә.

 

Гаделлекне байрак иткән,

Сүзен бирми беркемгә.

Көчен сизеп җиңәсенә

Каршы барган төркемгә.

 

Коммунистлар партиясен

Җене сөймәгәнгәдер,

Докторлык диссертациясе

Соңрак булган әзер.

 

Институтка җәяү барган,

Җәяү кайткан эшеннән.

Ким булмаган фатирында

Бер дә оста кешедән.

 

Хәзер гарәпчә өйрәнә,

Коръәнгә үтә теше.

Менә шулай була инде

Мөэмин мөселман кеше.

 

Күп тә түгел, аз да түгел,

Әле җитмеш биш кенә.

Һаман яшьләр кебек үзе,

Җиткер аңа эш кенә.

 

Туган авылга багышлап

Шигырьләр дә сызгалый.

Никтер мәхәббәт хисләрен

Ураткалап узгалый.

 

Каршыбызда – академик –

Бүләк егете Хатмулла.

Бүген аның юбилее,

Аңа 75 тула!

0