Хөрмәтле Фәрит абыйның 80 яшьлек юбилее уңаеннан

Фәрит  Фазлыевич диеп

Йөргән чаклар бар иде.

Кабинетка дер калтырап

Кергән чаклар бар иде.

 

Гомерләр дә узып бара,

Кабинетлар да үзгә.

Кунак булып кына килдек,

Куркып килгән юк сезгә.

 

“Фазлыеч”тан соң абый да

Һәм бабай да булдыгыз.

Дөресен генә әйткәндә,

Сез картлыктан… уңдыгыз.

 

Уңдыгыз хатыныгыздан,

Уңдыгыз балалардан.

Бары тик яхшы хәбәрләр

Ишетәбез алардан.

 

Күрше – тирәләр дә сезгә

Торалар биеп кенә.

Кайчан кайтырлар микән ул

Казаннан диеп кенә.

 

Сокланабыз сезгә карап,

Бәхетле пар икәнсез.

Гомерегез түр башына –

Сиксәнгә дә җиткәнсез.

 

Яшәгез әле тагын да

Сәламәт булып кына.

Бәйрәмнәр саен торсыннар

Табыннар тулып кына.

 

Ә сез, Фәрит Фазлыевич,

Төшмәгез пошаманга.

Дусай кызлары барында

Яшибез бу заманда.

 

Без бит Дусай кияүләре,

Салындырмыйк борынны.

Чит – ятларга бирмик әле

Үзебезнең урынны.

 

Фани дөнья рәхәтләрен

Тоярга язсын әле.

Сезгә диеп көне – төне

Бәхетләр яусын әле.

0