Язучы һәм драматург Фоат Садриевның 65 яшьлек юбилее уңаеннан

Әдәбият дөньясында

Ярты гасыр гиздең син.

Хәтта аның диңгезендә

Колач салып йөздең син.

 

Хикәя һәм повестьларны

Тордың син коеп кына.

65 еңә чыгардың

Шуларны җыеп кына.

 

Сәхнә әсәрләрең белән

Елаттың я көлдердең.

Аларны зур мөнбәрләргә

Менгерергә өлгердең.

 

Романнарың да укылып,

Кулдан кулга йөрделәр.

Трилогияләр, язылып,

Инде дөнья күрделәр.

 

Бәхетсезне дә бәхетле

Итәдер синең каләм.

“Адәм әүлиясе” ул, дип,

“Таң җиле” бирә сәлам.

 

Иртәгәдән нинди жанр

Үзенә тартыр икән?

Әллә Фоат абый, арып,

Сузылып ятар микән?

 

Юк, туктамас Фоат абый,

Ул түгел андый заттан.

Исән чакта бер карыш та

Китмәс әдәбияттан.

 

Фоат абый язып торса,

Безгә дә көн булачак.

Аның сүзе бездәйләргә

Илһам биреп торачак.

 

Туктый күрмә, Фоат абый,

Яз әле син йөзгәчә.

Сәйденур апабыз белән

Яшә дә әле яшә!

 

Гомер бәйрәмең тагын да

Дәртләндерсен иҗатка.

Сәламәтлек, бәхет телим

Синдәй илаһи затка!

0