Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Актанышта булган әдәбият һәм сәнгать бәйрәмендә укылды

Депутат та сез, шагыйрь дә,

Мөгаллим һәм шәп ир дә.

Мактаулы да, сөекле дә

Һәм данлы да һәр җирдә.

 

Ходай сезгә каләм биргән,

Изге эшләр кылсын, дигән.

Илешле дә, Актанышлы

Һәм Мөслимле булсын, дигән.

 

Мөслимне ят итмәдегез,

Тик ял итеп китмәдегез.

Түрешлеләр рәхмәт әйтә:

Вәгъдәгезне үтәдегез.

 

Чын шагыйрьләр арасында

Сездәй ирләр әле сирәк.

Сүз белән дә, эш белән дә

Халыкныкы булу кирәк,

Халыкныкы булу кирәк!

                               2008 ел, Актаныш.

0