«Дөнья, миннән туйдың бугай…»

***

Дөнья, миннән туйдың бугай,

Ә мин туймадым әле.

Җир йөзендә яшәвемә

Нокта куймадым әле.

 

Дөнья, миннән туйдың бугай:

Килеп тора чирләрең.

Бер – бер артлы сыкрана

Әллә кайсы җирләрем.

 

Әйттермәкче буласыңдыр

“Туйдым инде яшәп” дип.

“Бакый дөньяларга күчсәң,

Менә анда бик шәп” дип.

 

Юк, син мине җиңел генә

Дөньядан китәр, димә.

Төрле сынаулар җибәреп,

Зинһар, җаныма тимә.

 

Яшим әле, бәлки дә бит

Чыннан да, бер туярмын.

Кирәк булмый башладыммы,

Үзем дөнья куярмын.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *