«Миңа бары алтмыш ике генә…»

***

Миңа бары алтмыш ике генә,

Җитмеш яшемә дә җитмәгән.

Кулларымнан әле эш китмәгән,

Оныкларым туып бетмәгән.

 

Миңа бары алтмыш ике генә,

Бакыйлыкка да бит иртәрәк.

Ялкаулыкны, ялны һәм чирләрне

Куеп торам әле читкәрәк.

 

Тормышны нәкъ минем кебек итеп

Күрүчеләр бәлки сирәктер.

Аяк астындагы матурлыкны

Күрсәтүчеләр дә кирәктер.

 

Гомеремнең калган өлешендә

Бетерәлсәм иде эшемне.

Игелекләр кылыр өчен Ходам

Күпсенмәсен иде яшемне.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *