Үзен җиңгән

Булат кунакка килгән дә

Мактана бабасына:

Бер шигем дә юк көрәштә

Баш батыр каласыма!..

 

Көрәш үтте, ләкин Булат

Батыр булып калмады.

Көрәш саен җиңү килми –

Булат шуны аңлады.

 

Бабасы әйтә  Булатка:

-Алай да килгәнсең, — ди.

-Җиңелсәң дә син башкага,

Үзеңне җиңгәнсең, — ди.