***

Сул кул белән яза Ләйсән,
Сул кул белән ашый ул.
Сул кул белән рәсемнәрне
Матур итеп ясый ул.
 
— Тәтәй кулың кайда? – дигәч,
Ала Ләйсән уңына.
Кай арада җитез генә
Күчерә ул сулына.

0