Зөлфәткә

Бабаем да, әбием дә,
Абыем да бар минем.
Иң кадерле кешеләрем-
Әти белән әнием!
 
Абыемның баяны бар,
Минем дә бар гармуным.
Беркемгә дә бирмим әле,
Үзем чыгарам моңын.
 
Абыем белән парлашып,
Казанырбыз әле дан.
Безгә карап сокланудан
Язарсыз һушыгыздан.
Алла сакласын!

0