Булат белән Ак кашка

Борын – борын заманда
Үзебезнең Казанда
Яшәгән, ди, бер малай,
Начар булмаган алай.
 
Исеме булган Булат,
Хыялланганы – гел ат.
Укулар бетү белән,
Ямьле җәй җитү белән,
Күчтәнәч тотып кулга,
Киткән, ди, ул авылга.

DSC04171 (NXPowerLite)

Әби белән бабайда
Кунакта булган Булат.
Уйнап кына йөрмәгән,
 Көн дә җиккән, ди, ул ат.
 
Утынын да кайтарган,
Печәненә дә барган.

kon

Эшли – эшли бик арган,
Атын көчкә тугарган.
 
Сабантуйның җиткәнен
Сизә икән Ак кашка.
Җиргә типкән дә әйткән:
— Җикмәгез мине башка,
Әзерләгез чабышка!
 
Булат белән бабасы
Шундый уйга килгәннәр:
Сабантуйга малкайны
Әзерлибез, дигәннәр.
 
Ак кашканы шул көннән
Арбага җикмәгәннәр.
Хезмәтче итмәгәннәр.
Яныннан китмәгәннәр.
Яхшылап караганнар,
Ялларын тараганнар.
Яланнарда көткәннәр,
Хәтта су да керткәннәр.

71da3c812f7a0ff99340a110d1358_horse_fmt

Сабантуйга әзерләү
Булмаган , ди, җиңелдән.
Бу җаваплы шөгыльгә
Булат үзе җигелгән.
 
…Әллә ниләр уйлаган.
Таң белән үк уянган.
Ак кашкага атланып,
Болыннарны буйлаган.
Таң кошлары тавышын
Ишетеп хәйран калган.

1307354605_izobrazhenie-055

Ак кашка белән парлап,
Үзенә гайрәт алган.
Ә җәнлекләр, аптырап,
Башта карап торганнар
Һәм, файдабыз тисен дип,
Ярыш оештырганнар.
Ак кашканы узарга
Тырышып караганнар.
 
Көннәр буе узышып,
 Куышып арыганнар.
Ак кашкага канатлар
Үскән кебек тоелген.
Ул чапканны карарга
Бөтен җәнлек җыелган.

0_93d98_de3bc97_XL

Шәһәр малае Булат
Аптырап калмаган, ди.
Ул аны авылдагы
Зоопарк дип аңлаган, ди.

245_korova

Чөнки монда җәнлекләр
Бик усал түгел икән.
Киресенчә, аларга
Шундый күңелле икән…

slide0002_image001

Тезелешеп утырып,
Күзәткәннәр, ди, атны.
Ат өстендә җилдергән
Үзебезнең Булатны.
Ат чапканны карарга
Бөтен кошлар килгән, ди.
(Сиртмә койрык саескан
3022_1309610860
Алдан хәбәр биргән, ди)
Ат өстендә Булат та
Очып кына бара, ди.
Күгәрченнәр күргән дә:
-Карале син, кара, – ди, —
Бу бит безнең кунак, – ди, –
Үзебезнең Булат, – ди.

hq-wallpapers_ru_animals_56729_1440x900

Гөр дә гөр килешкәннәр,
Үзләре көлешкәннәр.
Башка күгәрченнәргә
Шат хәбәр өләшкәннәр.
 
Урмандагы бар җәнлек,
Хәтта усал бүре дә
Җыелганнар аланга
Ак кашканы күрергә.

124718_204289

Һәрбер җәнлек, һәрбер кош
Үз телендә гәп корган.
Аларның тавышыннан
Урман яңгырап торган.
Барысының телендә:
— Менә сиңа тамаша!..-
Тамашаның зурысы –
Сабантуй якынлаша.

image2847201

Көттермәгән сабантуй,
Гөрләп килгән авылга.
Бүләкләр дә җыйганнар
Колгалар тотып кулга.

размера DSCF4977

Гармуннар уйнаганнар,
Биегән, җырлаганнар.

_MG_8250

x_c77e6f40

Сабанчы батырларны
Мәйданда зурлаганнар.
Көрәшчеләр көченнән
Мәйданнар дер селкенгән.

sabantuj2013Uralsk

Баганадагы әтәч
Канатларын җилпегән.
Безнең Булат аларның
Күрмәгән, ди, берсен дә.
Чөнки ул кара таңнан
Ак кашканың өстендә.
Булатның да, атның да
Дөп – дөп тибә, ди йөрәк.
Ярышларда ничек тә
Артта калмаска кирәк!
Сабантуйның бар яме
Ат чабышы булганга,
Бөтен кеше гөр килеп
Җыелганнар болынга.

view_1413

Дистәләгән чабышкы
Йөргән, ди, биеп кенә.
Борыннарын киң ачып,
Башларын чөеп кенә.
“Һайт!” дип бер кычкыруга,
Атлар алга омтылган.
Ак кашканың ялына
Булат бик нык тотынган.

01_sabantuj

Шулчак урман ягыннан
Очып килгән, ди, бөркет.
Ак кашка , аны күреп,
Чак китмәгән, ди, өркеп.
Сандугачлар, тургайлар,
Җыелып ат өстенә,
Үзләренең җырларын
Сипкәннәр бар көченә.
Урмандагы һәр җәнлек
Сабантуйга ашыккан.
Бар көченә йөгереп,
Кабан дуңгызы чыккан.

wild_boar

Ак кашканың аяклар
Җиргә дә тими икән.
Башка  чабышкыларга
Берни сиздерми икән.
 
…Беренче килгән Булат,
Кашкасын кысып кочып.
Чөйгәндә җиңүчене,
Чүт китмәгән, ди, очып.

0_199a9_7162cc1f_XL

Сабантуйны бар җәнлек,
 Кошлар бәйрәм иткән, ди.
Шуның белән, дусларым,
Әкият тә беткән, ди.
0