Аю ничек баллы булган ( чын әкият)

Ялгандырмы, чындырмы,
Бабам  сөйләде моны.
 
Борын заманда  түгел,
Әле япь – яшь чагында
Умарталар тоткан ул
Түреш дигән авылда.
DSC03965 (NXPowerLite)
Умартада, билгеле,
Бал кортлары  булган, ди.
 Кәрәзләре бал белән
Тулып кына торган, ди.
 
Авылның малайларын
Ул бал белән сыйлаган.
 Саран булу гадәтен
Хәтта җене сөймәгән.
 
Ә малайлар бабамны
Шундый хөрмәт иткәннәр.
Берәр йомышы булса,
Йөгереп килеп җиткәннәр.

94e6a69b4fc8

Тезелешеп утырып,
Әкият тыңлаганнар.
 Табышмаклар әйтешеп,
Зирәклек сынаганнар.
 
Шулай беркөн бабамның
Бер күче аерган да
Бакчасыннан туп – туры
Элдергән, ди, урманга.

swarm

Ярый әле урамда
Малайлар уйнап йөргән.
Кара болыттай күчне
Бөтенесе дә күргән.
 
Ә күч киткәч шәп түгел…
Анысын белә бабай.
         Баш исән булсын, – дигән,
Борчылмаган ул алай.
 
Тик малайлар бу хәлгә
Битараф калмаганнар.
Эшнең гаять тә җитди
Икәнен аңлаганнар.

9752

Кулларга тубал тотып,
Күч артыннан чапканнар.
Тәннәре сыдырылган,
Кычытканнар чакканнар.
 
Малайлар һаман барган.
Ниһаять күч  арыган.
Бер юкә агачының
Нәкъ очына сарыган.

i

 Кортлар хәйләкәр икән,
Әзер оя тапканнар.
Юкәнең тишегенә
Кергәннәр дә качканнар.
 
Малайлар ни эшләсен,
Юкәгә тамга салып,
Буш кул белән кайтканнар
Урманнан арып – талып.

79503271_Zoloto_oseni_2008

Бабам аларны күргәч,
Шатланып туймаган, ди.
Малайларны кызганып,
Бал белән сыйлаган, ди.
 
 —         Күч артыннан кем чапсын,
Бәхеткә сез исән, – ди.
         Нигә рөхсәт бирдем
Мин карт юләр, исәр, – ди.

sashasssD-300x225

         Ярый адашмагансыз,
Күчне дә тапкансыз, – ди.
Кайда икәнен белеп,
Тамгалап кайткансыз, – ди.
 
… Шулай көннәр үткән, ди.
Бал вакыты җиткән, ди.
Малайлар, җыелышып,
Күч карарга киткән, ди.
 
Янәсе ул ояны
Чит – ят итмәгәннәрме?
Безгә уңайсыз, диеп
Ташлап китмәгәннәрме?
 
Барсалар… ни күрсеннәр,
Ул агачның башыннан
Төшеп килә бер аю,
Үзе чиный, кашына…

аю2

Чәбәләнә мескенкәй,
Түзәлми корт чагуга.
Малайларны күргәчтен
Курыккан ул тагы да.

6

Ә малайлар, малайлар
Нишләргә дип торганда,
Телгә килгән бу аю:
-Әй, сез минем урманда
Нәрсә эзләп йөрисез?
Ник урманда сез мине
Хуҗа диеп белмисез?

medved

Лап – лоп атлап барган да
Күлгә кереп чумган ул.
Йөзләгән корт чагудан
Тик шулай котылган ул.

0_a4456_937fbfc6_XL

Булатка бу Аюхан
Ай кызганыч тоелган.
Мескенкәйне жәлләүдән
Сөмсерләре коелган.
 
 Шунда бер корт Булатның
Түшенә килеп кунган.
Кешеләрчә тел белән
Безелдәргә тотынган:
-Умартачы бабайга
Без – з- з дән сәлам әйтегез – з- з.
Үзегез – з – з дә, адашмый,
Туры кайтып җитегез – з – з.

398fd22d25a450b50aa2777e39a72f93

Без- з – з беләбез – з – з аюның
Балны бик яратканын.
Хәзер күреп торабыз – з – з
Су төбендә ятканын.
Караклар – без – з – з нең дошман,
Аларны һич сөймибез – з – з.
Бал белән  намуслыны,
Тырышларны сыйлыйбыз – з – з.
Сез – з – з аюга  әйтегез – з – з,
Куркып, суда ятмасын.
Киресенчә, ул без – з- з не
Дошманнардан сакласын.

Pchela_12

Әгәр без – з – зне  тыңласа,
Бал белән дә сыйларбыз – з – з.
Ул без – з – нең хуҗа диеп,
Бар киеккә сөйләрбез – з – з .
 
Камышлар арасыннан
Аю торган ишетеп.
Ул сүзләрне аңлаган
Үзенә зур эш итеп.
 
-Бал белән сыйласалар,
Мин күнәм, күнәм, – дигән.
-Башка  сезнең   агачка
Беркайчан менмәм, – дигән.

1237811703_dikie-zhivotnye-lesa-ofis-2007

         Саклармын кешеләрдән,
Саклармын һәр киектән.
Ә сез хәбәр бирерсез
Оягыздан, биектән.

game_1

Шулай татулашканнар,
Бер – берсен аңлашканнар.
Бал бабай кортларына
Яңа юллар ачканнар.
 
Чөнки алар биектән
Гел күзәтеп торганнар.
Бабайның бал кортларын
Баллы җиргә борганнар.
 
Малайлар табигатькә
Бер зыян да салмаган.
Шешенеп беткән аю
Шул хәлләрне аңлаган.
 
         Әй малайлар, сез, – дигән,
         Гел курыкмагыз миннән.
Тик  беркемгә әйтмичә
Чыгып китмәгез өйдән.

6869943iw8

Малайлар белән Аю
Дуслыкка күпер салган.
Үзем дә белмим менә:
Кайсы чын, кайсы ялган…
0