Әдипне зурладылар

 

DSC05947 (NXPowerLite)DSC06204 (NXPowerLite)   Роза Шакировна

28 нче ноябрьдә Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләге иясе, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Хәбибуллинаның Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда 80 яшьлек юбилей кичәсе үткәрелде. Анда язучыны котларга муниципаль район башлыгы Рамил Муллин,Татарстанның Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, язучы, шагыйрь һәм үзешчән композитор Факил Сафин, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллинаның укучылары Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шафиков, ФСБ полковнигы Расих Шәйхелисламов, “Авыл утлары” исемендәге район гәзите редакторы Рөстәм Зәкиев һәм башка күренекле шәхесләр, язучының шәкертләре, әсәрләрен яратып укучылар, үзешчән артистлар катнашты. Кичәне Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева алып барды. Кичәдә язучының әсәреннән өзекләр яңгырады, тормыш юлын чагылдырган фотомонтаж тәкъдим ителде. Фойеда китап күргәзмәсе һәм китап сату оештырылды.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *