Бер дигән шигырь — хикәяләре һәм мөмкинлеге булуына карамастан, (байтак еллар Мөслимдә җирле радио-телевидение һәм матбугатны бер төенгә төйнәп шул үзәкнең җитәкчесе булып эшләде), Мөдәмил Әхмәтов китаплы булырга ашыкмады. Басма сүз кадере төшүе сәбәп булдымы моңа, бәгъзе каләмзатларның уздырыштан, ни он ни тоз, ни салам тәме юк иҗат җимешләрен, китап кибетләрен читләтеп уздырып, китапханә киштәләренә томнар шәкелендә кундырулары әвәрәсе, сан һәм күләмгә басым ясап ниндидер бөеклек дәгъвә итүләре, бу шаукымга сәерсенеп һәм көлеп каравы, китап сөючеләрнең үзен дә шундыйлар исәбендә санап, ялгышуларыннан өркү сәбәп булдымы, белмим. Хәлбуки, андый талантлы шагыйрьнең сыңар китабы да булмау гадел хәл түгел, ә гайре табигый һәм мантыйк киртәсенә сыймый иде. Мөдәмилнең әдәбият сөючеләр өчен тәҗел иҗаты ниндилеген чак кына чамалату җәһәтеннән мисал китерергә рөхсәт итегез. Менә әниләребезгә багышланган ике юллыгы :
“Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,
Кереп югалалар каберләргә…”
Шигърияте моңын тояр өчен, китү турындагы шигыреннән бер өзек белән танышу да артык булмас төсле :
“Көз ал яулык болгап китеп бара,
Камылларга сарылып сагыш кала;
Күзгә сыймый күкнең зәңгәрлеге, —
Тәгәри дә тама, тәгәри дә тама…
(Милләтебезнең мәшһүр артисты Равил ага Шәрәфиевнең рус фольклорыннан булган кайбер үткен такмакларны тар аудитория өчен татарчага аудару гадәте бар. Шундый хоббие, ягъни мәсәлән. Ни хикмәт, аның тәрҗемәләре оригиналга караганда да үтемлерәк килеп чыга. “Полюбила парня, я”, дигән башламлы, физик яктан кимчелекле егет турындагы шундый дүртъюллыктан тәрҗемәсен чак кына үзгәртеп, Мөдәмил дустымны, китабын чыгарырга өндәү максатында түбәндәгечә ирештергәнем булды :
Мин сокланам бер шагыйрьгә,
Ә ул шагыйрь –китапсыз;
Ни пычагыма китапсыз,
Китаплылар хисапсыз…) Җәя эчендәге өлеш кыскартылган.
Менә Мөдәмил Әхмәтовның “Кайту” исемле беренче китабы дөнья күрде. Тиражы йөз данә. Хәләл җефете Венера ханым һәм балалары тырышлыгы, җирле эшкуар Ильгиз Зәки улы ярдәме белән басылган ул. Китапта әлеге шәхеснең атаклы шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) үзе сокланган искиткеч матур шигырьләре, хикәя-нәсерләре һәм публицистик мәкаләләре белән беррәттән, аның хакында язмалар һәм фотолар да урын алган. Китапның төзүче мөхәррирләре, якын дусларыннан Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Шаһинур Мостафин, корректоры Фирая Маликова. Китап җиде сәхифәдән тора. Алтынчы сәхифә тулысы белән татар матбугатында (Т.Я) дөнья күргән әлеге шәхескә багълы( мин фәкыйрь бәян иткән ) истәлекләрдән гыйбарәт… Аның “Толым” исемле үзәк өзгеч бер хикәясе дә бар иде .. Кызганыч ки, мәрхүм авторның кулъязмалары арасында анысы табылмаган…
Рөстәм Зарипов, «Ватаным Татарстан».