Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре

14, 15 нче сентябрь көннәрендә Мөслимдә  татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре билгеләп үтелде. Бу чара күренекле якташ шагыйрьләребезТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Тукай бүләге иясе Зөлфәтнең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең 70 яшьлек юбилей даталарына  багышланган иде. Казан, Чаллы , Әлмәт шәһәрләреннән 20 гә якын кунак килде.Алар районыбызның  яңа төзелгән объектларында, мәктәпләрдә, «Кояшлы Ык» зонасында булдылар, төрле чараларда катнаштылар.

Татарстанның Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Мөслимебезгә багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Мөслимгә китеп барабыз…
 
Мөслимгә китеп барабыз,
Мең тапкыр булган якка,
Берсеннән-берсе талантлы
Шагыйрьләр туган якка!..
 
Мөслимнәр алар алдыра
Күңел белән, сүз белән.
Алар матурлыкларга да
Карый башка күз белән…
 
Башкаларга караганда
Алар күпкә хислерәк.
Мөслимнәрнең һәркайсысы
Җырчы, шагыйрь төслерәк!
 
Мөслимнәрнең кояшында
Кем генә кызынманган?
Мөслим халкы табигыйрәк,
Әлегә бозылмаган.
 
Мөслимнең кешеләре дә
Ихласрак, беркатлырак.
Егетләре дә тапкыррак,
Кызлары да татлырак…
 
Әллә каян ук күренә
Аларның мөслимлеге.
Ә мөслимлек мөслимнәрнең,
Әлбәттә, өстенлеге!..
 
Мөслимгә китеп барабыз…
Очып барабыз инде!
Мөслим бик үзгәргән, диләр…
Баргач, карарбыз инде!
 
Үзгәргәндер, үзгәрсә дә
Калыр ул үзе булып,
Татар шигыренең сүзе,
Милләтнең йөзе булып…
 
Мөслим тагын да яктырыр
Безнең якты теләктән…
Мөслимнеке булмасам да,
Мин дә шушы төбәктән!
14.09.17
0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *