50 елдан соң очрашу

30 нчы июнь көнне 1968 нче елда Күбәк урта мәктәбенең 10а,б,в сыйныфларын тәмамлаучылар очрашты.Сыйныфташлар очрашуына тиешле шартлар тудырганы өчен, мәктәп дирекциясенә тирән рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.

50 елдан соң очрашу

 

Уйнап – көлеп йөри идек

Сыйныфташларым белән,

Менә бүген басып торам

Ап – ак башларым белән.

Ак баш миндә генә булса,

Кайгырып йөрер идем.

Кешегә күрсәтмәс өчен,

Чарасын күрер идем.

Мөстәкыймнең дә бит әнә

Чәчләренә чал кергән.

Югыйсә гомер буена

Тик газ тикшереп йөргән.

Үткән дә киткән 50 ел,

Сизмичә дә калганбыз.

Ярый әле табигатьтән

Яшәү көче алганбыз.

Ни кызганыч, яшьтәшләрнең

Иртә китте байтагы.

Берүк андый кайгы – хәсрәт

Кабатланмасын тагы.

Әби – бабайлар инде без,

Абый – апалар түгел.

Ә шулай да ни өчендер

Картая белми күңел.

Күңел картаймасын инде,

Ул да картайса яман.

Оныкларыбызны сөеп

Яшисе килә һаман.

Яшисе килә куанып,

Сау һәм сәламәт булып.

Дус – ишләрне сөендереп,

Бары игелек кылып.

Байлык юк, дип уфтанмыйбыз,

Килсә, кире кумыйбыз.

Ләкин аңа буйсынмыйбыз,

Байлык колы булмыйбыз.

Яшьтәшләрем, дус  — ишләрем,

Сыйныфташларым минем,

Сезгә иң изге хисләрем,

Теләкләр алып килдем.

Барыгызга да телим мин

Бәхетле картлык кына.

Кичерергә язсын безгә

Куаныч, шатлык кына.

Оныкларның туйларын да

Күрергә насыйп булсын.

Барыр юллар, эшләребез,

Ниятләребез уңсын.

Бүген монда килгәннәргә

Рәхмәтләр яусын иде.

Киләчәктә тагын шундый

Бәйрәмнәр язсын иде.

30.06.2018.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *