***

Ләйсән килгән кунакка,
Пышылдый ул колакка:
-Кыстап торма  алай, — ди,-
Сездә калмыйм, бабай, — ди.

0

***

Алинә дә Алинә дип
И мактыйлар, данлыйлар.
Сизеп торам, алар юри
Мине сыный, алдыйлар.

0

***

Алинә дип мулла кушкан
Һич бозарга ярамый.
Алина дип эндәшмәгез,
Ул күңелне яралый.

0