Дөнья ачтым

Беркөн шулай әби белән

Намазлыкка бастым мин.

Моңа кадәр күрелмәгән

Кызык дөнья ачтым мин.

Ул дөньяда Аллаһының

Барлыгына инандым.

Әйтерсең лә намазлыкта

Мин йокыдан уяндым.

0