Табышмак

Яратмый ул укырга да,

Яратмый ул эшләргә.

Яратмый ул язарга да,

Мәсьәләләр чишәргә.

 

Яратып рәсем ясый,

Яратып уйный баян.

Кампитрда уйный оста,

Өйрәнгәндер ул каян?

(Булат)

0

Алинә токмачлары

Әбисе токмач кискәнне

Алинә торды карап.

— Мин дә булышам, — диде ул,

Чәчләрен куйды тарап.

 

Кул арасына кергәнне

Кем инде яратмасын.

Әбисе кызы каршына

Куйды камыр тактасын.

 

Пычакны алып Алинә

Кисә башлады токмач.

Җиңел булмый инде, эшне

Беренче тапкыр тоткач.

 

Алинәнең токмачлары

Әллә каян күренә.

Әбисе шулпага салгач

Менәр табын түренә.

0

***

Ләйсән килгән кунакка,
Пышылдый ул колакка:
-Кыстап торма  алай, — ди,-
Сездә калмыйм, бабай, — ди.

0

***

Алинә дә Алинә дип
И мактыйлар, данлыйлар.
Сизеп торам, алар юри
Мине сыный, алдыйлар.

0